В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар дүрт дистанциядә үз көчләрен сынап карый алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 19-нчы майда Казанда «Идел буйлап йөгерү» ярыммарафоны узачак. Старт 10.00 сәгатьтә Кремль яр буенда булачак. Чара «Забег.рф» Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында узачак.
Катнашучылар үз көчләрен дүрт дистанциядә сыный алачаклар: 2 км, 5 км, 10 км һәм 21,1 км ярыммарафон дистанциясендә. 9.00 сәгатьтә иң яшь катнашучылар өчен старт каралган – гадәттәгечә, балалар 600 метрга йөгерәчәк.
Узышта катнашу өчен сайлап алынган дистанциядә йөгерү буенча ярышларга кертелүне раслый торган медицина белешмәсе булу мәҗбүри шарт булып тора.
Катнашу кагыйдәләре, трасса проекты һәм ярыш нигезләмәсе белән Timerman спорт чаралары сериясенең социаль челтәрләрендә һәм рәсми сайтта танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда «Забег.рф» Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында Казан марафоны мактаулы 1-нче урынны алган иде. 2019 елда ярыммарафон Татарстан Республикасы башкаласында аерым үткәреләчәк һәм 3,5 мең сәламәт яшәү рәвеше сөючеләрен һәм тарафдарларын кабул итә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.