Җырчының иҗатына багышланган кичәнең хедлайнеры Legenda төркеме булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Якшәмбе көнне Кремль яр буенда Юрий Шатунов истәлегенә концерт узачак. Сәхнәгә Айрат Фазылҗанов, Ленар Габдуллин, Илнур Сәидов, Денис Орлов, Элеонора Минһаҗева, Диана Кравченко һәм башка артистлар менәчәк. Кичәнең хедлайнеры Legenda төркеме булачак.
Музыкантлар «Седая ночь», «Белые розы», «Не бойся», «День рождения», «Розовый вечер», «А лето цвета», «Падают листья» хитларын башкарачак. Тамашачыларны Айзат Шакировтан халык караокесы да көтә.
Узган елгы концерттан аермалы буларак, кичә лирик композицияләрдән түгел, ә динамик композицияләрдән башланачак. «Теге юлы бик күпләр елады, бигрәк тә башында, концертны алып бару авыр булды. Быел концертта сагыш ноталары булса да, позитив итеп уздырырга карар кылдылар», — дип сөйләде җырчы Альбина Кармышева.
Башлану вакыты 17:00 сәгатьтә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, керү ирекле.