В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкара балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан һәр тамашачы бүләккә туңдырма алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 1-нче июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан циркында бәйрәм концерты узачак, анда ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Бәйрәм хөрмәтенә һәр тамашачы туңдырма алачак.
Казанлыларны яшь артистлар башкаруында матур тамаша көтә, бәйрәм концертында фестивальнең быелгы иң яхшы номерлары күрсәтеләчәк. Чара «Кояш дискотекасы» җыры – фестиваль гимны белән тәмамланачак. «Созвездия-Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре бу кичтә дипломнар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте.
Концертка керү ирекле. Якынча теркәлү түбәндәге телефоннар буенча гамәлгә ашырыла: +7(843)238-00-63, +7(843)238-43-17.
Урыннар саны чикләнгән. Чара барлык санитария таләпләрен исәпкә алып узачак. Башлана 18:00 сәгатьтә.