Музыка коллективы белән бергә ул тамашачыларга «Карибские истории» дигән яңа альбом тәкъдим итә җыена.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 25-нче июньдә Казан Ратушасында «Казан Ратушасында җәйге JAZZ» джаз музыкасы концерты була. Анда француз саксофонисты Сами Тьебо катнашачак. Музыка коллективы белән бергә ул тамашачыларга «Карибские истории» дигән яңа альбом тәкъдим итә җыена.
Үзенең җиденче альбомында музыкант джазның мәдәниятләр һәм кеше язмышлары бергә кушылуында барлыкка килүе турында сөйли. Музыкант белән бергә тамашачылар джаз барлыкка килгән Куба, Антиль утраулары, Ямайка, Венесуэла, Пуэрто-Рико һәм Луизианга сәяхәт кылачак. Бу сәяхәт Куба контрабасисты Фелипе Кабрера, тумышы белән Гваделупадан булган ударник Арно Дольмен һәм гитарада уйнаучы Ральфа Лавиталь компаниясендә узачак.
Казаннан тыш, музыкантлар Россиянең башка шәһәрләрендә - Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Саратовта да концертлар бирәчәк.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.