Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2024, 09:32

«Казанга гашыйк бул» конкурсына Россиянең алты шәһәрендә яшәүчеләр гариза биргән

Катнашучылар 150 мең сумга кадәр ота ала

«Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар конкурсына Россиянең алты шәһәрендә: Мәскәү, Сочи, Владивосток, Төмән, Яр Чаллы һәм ТР башкаласында яшәүчеләр гариза биргән. Әлегә иң өлкән катнашучыга 53 яшь.

Эшләр дүрт номинация буенча бәяләнә: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Туристлар Казаны», «Казанда туристлык турында иң яхшы мәкалә» һәм «Казан турында иң яхшы видеоролик. Төркем эше».

Гаризаны 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданы бирә ала. Һәр номинациядә катнашучыдан бердән артык эш кабул ителми. Проект авторлык һәм моңа кадәр беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.

Конкурсның гомуми приз фонды быел 670 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләр номинацияләренә карап 50-150 мең сум күләмендә грант алачак. Икенче урын өчен 30 меңнән 100 мең сумга кадәр, өченче урын өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр призлар каралган.

Эшне 2025 елның 15 гыйнварына кадәр сылтама буенча җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә Туристлыкны үстерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, узган елда Россиянең 45 шәһәрендә, шул исәптән Владивосток, Симферополь, Екатеринбургта яшәүчеләр катнашты. Өч номинация буенча барлыгы 255 гариза җибәрелгән.

Барлык яңалыклар