Җиңүчеләр 11 нче октябрьдә билгеле булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). «Саумы, Казан!» конкурсына 200 дән артык сәнгать эше килгән. Аларның барысын да компетентлы жюри әгъзалары – профессионал рәссамнар бәяләде. Җиңүчеләрне 11 нче октябрьдә Казан Кремлендә оештырылган күргәзмә ачылышында игълан итәчәкләр.
Конкурста Татарстанда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнашты. Үз эшләрендә алар Казанның һәркемгә яхшы таныш булган урамнары, биналары белән беррәттән шәһәребезнең чит күзләрдән яшеренгән урыннары да сурәтләгән. Казан Кремле, Бауман урамы, чиркәүләр, мәчетләр һәм шәһәр парклары – бәйгедә катнашкан рәссамнар арасында иң популяр объектлар.
«Саумы, Казан!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының заманча сәнгать образын булдыру һәм хәзерге авторларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Конкурста катнашучыларның эшләре белән күргәзмә 11 нче октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында (2 нче подъезд) ачылачак. Ул 29 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.