В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
МБ башлыгы урынбасары пандемия чорындагы ярдәм программалары һәм чаралары турында сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Бүген Молдавия башкаласы партнерлары һәм кардәш шәһәрләр арасында «Кишинев-585. Узган һәм киләчәк арасындагы шәһәр» виртуаль конференциясе узды. Чарада Мангейм (Германия), Люблин (Польша), Яссы, Сучава һәм Клуж-Напок (Румыния), Гренобль (Франция), Вена (Австрия) кебек шәһәрләрнең беренче затлары катнашты. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова Татарстан башкаласының коронавирус инфекциясе пандемиясен ничек кичерүе, бу чорда ярдәм программалары һәм чаралары турында сөйләде.
Конференция кунакларын Кишинев примары Ион Чебан сәламләде, ә Молдавия башкаласы вице-мэры Анжела Кутасевич шәһәр үсешенең төп өстенлекле юнәлешләрен, шулай ук 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясен тәкъдим итте.
Конференциядә катнашучы шәһәрләрнең һәрберсе җирле дәрәҗәдә COVID-19 пандемиясе чорында күрелә торган тәҗрибәләр һәм карарлар белән уртаклашты. Казанда ярдәм итү программалары һәм чаралары турында Евгения Лодвигова сөйләде. Мәсәлән, шәһәр җәмәгать транспорты, коронавирус таралмасын өчен, көненә ике тапкыр дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, эчке туризмны үстерү буенча программалар эшли башлады, ә ялгыз пенсионерлар азык-төлек һәм даруларны өйгә китертү буенча гаризалар калдыра ала. «Без, башкалар кебек үк, күп кенә проблемалар белән очраштык. COVID-19 безне халыкның санитар куркынычсызлыгын тәэмин итү, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү, санлы икътисадны үстерү, мәгълүмати иминлекне тәэмин итү һәм кадрлар әзерләү кебек юнәлешләргә аерым игътибар бирергә мәҗбүр итте», – дип билгеләде Евгения Лодвигова.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары ассызыклаганча, шәһәр һәм республиканың үсеш стратегиясендә дөрес формалаштырылган өстенлекләр пандемия башланганчы ук күпчелек муниципаль хезмәтләрнең санлы форматка күчерелүенә китерде, хастаханәләр һәм дәвалау учреждениеләре төзелде, ремонтланды һәм җиһазландырылды, волонтерлык үзәкләре булдырылды һ. б.
Үзенең докладын тәмамлап, вице-мэр бүгенге көндә Казанда 42 вакцинация пункты эшли, шул исәптән сәүдә үзәкләрендә һәм метро станцияләреннән чыгу янында, ә шәһәрнең ике районында билгеле график буенча торак массивларның ишегалларында вакцинация ясый торган пунктлар сынау режимында эшли, дип сөйләде. Моннан тыш, белгечләр, теләге булган 20 кеше булган очракта, оештырылган коллективларга, эш урыннарына чыга. «Вакцинацияне өйдә транспортсыз һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ясыйлар. Без массакүләм мәгълүмат чаралары аша аңлату эшләре алып барабыз һәм вакциналаштыру коллектив иммунитетны эшләп чыгарырга ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип билгеләде Евгения Лодвигова.
Конференция нәтиҗәләре буенча шәһәрләр манифесты кабул ителде, анда глобаль кризисны җиңеп чыгу процессында шәһәрләр һәм аларның общиналары арасында ныклы элемтәләрне торгызу һәм саклау мөһимлеге ассызыкланды.
Исегезгә төшерәбез, 2-нче июньдә Казан Ратушасында узган «Сәламәт шәһәрләр. Балалар өчен сәламәт туклану» Казан һәм Кишинев арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча ниятләр турында беркетмәгә кул куелды, ул икътисад, сәүдә, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. Документка имзаларны Казан МБ башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Кишинев вице-мэры Анжела Кутасевич куйды.