В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Оренбург тракты участогындагы яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләренә бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Казанда вакытлыча Оренбург тракты буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәтне чикләячәкләр, ә төгәлрәк әйткәндә, Универсиада авылы янындагы чатта. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
17-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр хәрәкәт Оренбург тракты буенча студентлар поликлиникасы урнашкан 95-нче номерлы бина янында чикләнәчәк. «Боҗраның» бер өлеше ябылачак – шәһәр үзәгеннән транспорт аэропорт ягына гына уза алачак, Парин урамы ягына хәрәкәт туктатылачак.
Бу яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре үткәрелүгә бәйле.