Аны 28 нче августка кадәр бушлай карарга була.
Фото: Марат Мөгыйнов
Күргәзмәнең зур өлеше COVID-19 пандемиясенә һәм кешелекнең яңа инфекциягә каршы торырга өйрәнүенә багышлана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Күргәзмә контентын әзерләүдә һәм тикшерүдә вирусология, эпидемиология һәм социология өлкәсендә Россиянең әйдәүче белгечләре катнашты.
Экспозициянең нигезенә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсендә уңышлы узган «Вируслар белән тормыш» политехник музее күргәзмәсе куелган иде. Дүрт ай эчендә анда 30 меңнән артык кеше булган.
Килүчеләрне мультимедиа контенты булган заллар көтә. Мәсәлән, QR-код ярдәмендә кунаклар микроскопның уникаль үрнәкләре белән танышачак. Тарихи паркның ике кинозалында танып-белү видеоларын, шул исәптән Мәскәүдә үткән галимнәр белән әңгәмәләрне карарга мөмкин булачак.
Күргәзмәгә 28 нче августка кадәр бушлай керергә мөмкин.