Экспонатлар арасында Марк Шагалның «Үле җаннарга» ясалган 4 графика әсәре бар, алар моңа кадәр күргәзмәгә куелмаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 2-3-нче сентябрь көннәрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Матисс. Пикассо. Шагал... Эрмитаж җыелмасында 1910-1940 елларда Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсенең ротациясе үтәчәк.
Тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренә аларның сакланышын тәэмин итү һәм алга таба тамашачыларга күрсәтү өчен аерым саклау шартлары тудыру кирәк. Шуңа күрә «Эрмитаж-Казан» үзәге экспозициясендә 120-дән артык графика әсәре алыштырылачак, алар арасында А.Матисс, М.Шагал, П.Пикассо, П.Синьяк, Ж.Руо, Э.Нольде, Г.Кольбе, А.Архипенко, Р.Дюфи хезмәтләре бар. Килүчеләрдә янә дөньякүләм танылган осталар иҗаты белән танышу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Күргәзмәдә Марк Шагалның Н.В.Гогольның «Үле җаннар» китабына ясалган 4 графика әсәре күрсәтеләчәк, элек алар күргәзмәдә куелмаган.
Ротацияне Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләре башкарачак: рәссам-реставратор Елена Татарникова, Көнбатыш Европа рәсем сәнгате бүлегенең фәнни хезмәткәре Михаил Балан, шулай ук «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре.
Яңартылган күргәзмә үз эшен 4-нче сентябрьдән башлап 18-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.