Бәйрәмчә бизәлгән 9 павильонда 12 үзмәшгуль, эшкуар һәм фермер урнашкан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Бүген Казанның Бауман урамында «КышДаКар-фест» кышкы фестиваленең икенче мәйданчыгы ачылды.
Бәйрәмчә бизәлгән тугыз павильонда 12 катнашучы, шул исәптән үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук Татарстан фермерлары урнашкан. Туризмны үстерү комитеты хәбәр иткәнчә, мәйданчыкта шәһәрлеләр якыннарына бүләкләр сайлый һәм яңа ел могҗизасы атмосферасына чума алачак.
Ачылыш тантанасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 23 нче декабрьдә «КышДаКар-фест» «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы мәйданчыгында ачылды. Ике мәйданчыкта да павильоннар 8 нче гыйнварга кадәр эшләячәк.