Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Александр Новак, Илсур Метшин һ.б. катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Казанның ТЭЦ-1-дә ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры Александр Новак, Казан Мэры Илсур Метшин, “Татэнерго” АҖ, “Уралэнергострой” УК вәкилләре һәм башкалар катнашты.
ПГУ-230 МВт энергоблогын төзү проекты“Татэнерго” АҖ – “Республика байлыгы” инвестицион программасының бер өлеше булып тора.
2015 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев генерацияләүче объектлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында күрсәтмә имзалады. Казанның ТЭЦ-1 дә шул исемлеккә керде. Искәртергә кирәк, Казан ТЭЦ-1-нең ПГУ-230 МВт энергоблогы 2016 елның маеннан алып 2018 елның августына кадәр төзелде.
Проектның гомуми бәясе 15,6 млрд. сум тәшкил итә, шуларның 11,1 млрд. сумы – Газпромбанк кредит чаралары. Генераль подрядчы – “Уралэнергострой” идарәче компаниясе (Екатеринбург).
“Күптән түгел монда буп-буш җирләр иде һәм без объект нигезенә таш салган идек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Энергетика министрлыгына бу станцияне яңартуда күрсәткән ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук проектлаучыларга, төзүчеләргә, энергетикларга проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
“Бүген республика җитештерүне үстерә, куәтләрне арттыра һәм бары тик мондый энергетика объектларын яңарту гына безгә конкуренциягә чыдам булырга ярдәм итә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без кыска вакыт эчендә шундый проектны гамәлгә ашыра алубызны күрсәттек. Киләчәк проект – Зәй”.
Искәртергә кирәк, ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасы төзү Лебедев ур., 18 (Казан) адресы буенча 6,1 га мәйданлы җирдә башкарылды. 2015 елның лдекабрендә әлеге мәйданда объект төзелеш башлануын беолерә торган истәлек билгесен урнаштыру тантанасы үтте.
Казаның ТЭЦ-1дә көчләрне арттыру проектын гамәлгә ашыру шәһәрдә энергия җитмәүне юк итәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яңа ПГУга Казан ТЭЦ-1ның беренче директоры булган Али Ганиев исеме бирелде.