В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Россиядә Хәрби элемтәче көне билгеләп үтелә.
Фото: «Татарстан Республикасы Россия телевизион тапшыру үзәге» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Бүген хәрби хезмәткәрләр һәм элемтә гаскәрләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – Хәрби элемтәче көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак.
Телеманара бәйрәм утлары белән 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр яктыртылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Әйтергә кирәк, хәрби элемтә РФ Кораллы көчләре белән тыныч һәм хәрби вакытта идарәнең аерылгысыз өлеше булып тора. Элемтә системаларының торышы һәм эшчәнлегеннән гаскәрләр белән идарә итүнең оперативлыгы, хәрби чараларны һәм коралларны үз вакытында куллану, илнең гомуми оборона сәләте бәйле.