В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре акциясенә инде берничә Россия шәһәре кушылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казан телеманарасында өйдә калырга өнди торган чакыру барлыкка килде. Гамәлдәге эпидемиологик хәлгә бәйле ТР Радиотелевизион хәбәр итүче үзәк Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре акциясенә кушылды.
Төрле шәһәрләрнең телеманараларында үзизоляция режимын саклауның мөһимлеге турында искәртүләр урнаштырылган: «Өйдә калыгыз». Казан телеманарасында: «Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, өйдә торыгыз!» дигән җөмләне укырга мөмкин. Мондый искәртүләр Мәскәү, Воронеж, Тула, Бөек Новгород, Самара, Ростов-на-Дону телеманараларында барлыкка килде. Ә Түбән Камадагы манарада коронавирус буенча кайнар линия телефоны номеры күрсәтелә. Якын арада өйдә тору үтенече шулай ук Якутск, Калининград һәм тагын унбишләп шәһәрдә пәйда булачак, анда телеманаралар динамик архитектура-сәнгать яктырткычы белән җиһазландырылган.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре иллюминацияләре меңләгән светодиод һәм дистәләгән прожекторлардан тора, алар компьютер программалары ярдәмендә идарә ителә. Югары технологияле җиһазлар манараларны төрле төстәге комбинацияләр белән яктыртырга, аларда флаглар, герблар һәм язулар сурәтләрен күрсәтергә, якты динамик эффектлар тудырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.