23-нче июньдә Казанда Сабантуй милли бәйрәме узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Казанда Сабан туе Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында чәчү эшләре тәмамланганнан соң узган бәйрәм чараларын төгәлләячәк. 23-нче июньдә Казанда Сабантуйны ничек билгеләп үтәчәкләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар сөйләде.
Быел Татарстан башкаласында Сабантуйны дүрт мәйданчыкта бәйрәм итәчәкләр: Дәрвишләр һәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Аккош күлендә һәм Казан ипподромында. «Мәйдан барлык участокларда да 9.30 сәгатьтә үз эшен башлаячак, бары тик Казан ипподромында гына чара 12.30 сәгатьтә башлана. Без барлык шәһәр халкын һәм башкала кунакларын ачылышка яки алданрак килергә чакырабыз», - диде Азат Абзалов. Ул шулай ук шәһәрлеләрдән тикшерү процедурасына аңлап якын килүләрен сорады. Барлык мәйданчыкларда да куркынычсызлык тәэмин итүче белгечләр, медицина хезмәткәрләре эшләячәк, медицина ярдәме каретлары кизү торачак.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе бәйрәм мәйданчыкларына җәмәгать транспортында барып җитәргә мөмкин булачагын ассызыклады. Быел моның өчен уңайлы логистика каралган – җәмәгать транспорты махсус схема буенча эшләячәк.
Моннан тыш, спикер Казанда Сабантуй көнендә бәйрәм мәйданчыклары районында транспорт хәрәкәтен үзгәртү күздә тотылуын искәртте. Мәсәлән, 5.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буенча бер яклы хәрәкәт оештырылачак. Шул ук вакытта Дәрвишләр бистәсендә бер яклы хәрәкәт Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр оештырылачак. «Лесной городок» халкына уңайлы булсын өчен Бертуган Баталовлар урамына Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге белән ике яклы хәрәкәт сакланачак.
Күңел ачу программасына килгәндә, мәйданчыкларда спорт ярышлары, ат чабышлары, концерт программасы планлаштырылган. Көрәш буенча ярышлар төп чара булачак. Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова быел ярышларның барлык яшь категориясен – 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрне, 18 яшьтән өлкәнрәк спортчыларны һәм ветераннарны колачлаячагын сөйләде. Иң яхшы спортчылар махсус тәкә һәм автомобиль алачак, дип билгеләп үтте Светлана Вострикова һәм шәһәрдә 3 батыр сайлап алыначак дип өстәде.
Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Мирный бистәсендә һәм Аккош күлендә абсолют беренчелек өчен түбәндәге авырлык категориясендәге ир-атлар көрәшәчәген ассызыклады: 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг һәм 130 кг, шулай ук 18 яшькә кадәрге егетләр арасында түбәндәге авырлык категориясендә: 55 кг, 65 кг, 75 кг, 90 кг һәм 100 кг. Дәрвишләр бистәсендә ярышлар ветераннар өчен генә 70 кг һәм 75 кг-нан артык авырлык категориясендә уздырылачак.
«Һәр мәйданчыкта 15 традицион спорт төренә кадәр үткәрү планлаштырылган: авыш бүрәнәдән йөрү, баганага менү, чүлмәк вату, таяк тарту һәм башкалар. Моннан тыш, Мирный бистәсендә без көч экстримының зур мәйданчыгы оештырабыз. Биредә шәһәр халкы көч экстримында, гер спорты, мас-рестлингта һәм аркан тартуда чыгыш ясаячак танылган спортчыларны күрә алачак», - дип сөйләде С.Вострикова. Көрәшчеләрне иртәнге 7.00 сәгатькә үлчәү өчен чакыралар, ярышлар үзләре 9.00 сәгатьтә башлана.
Казан ипподромында гадәттәгечә ат чабышлары узачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр иткәнчә, чарада Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның килүе көтелә. «Ярышлар ике көн дәвам итәчәк, Сабантуй көнендә 13 пони, юртаклар һәм ат чабышлары узачак. Һәр заездда 10 һәм аннан артык ат буенча гариза бирелгән», - дип аңлатты ул. Турнирның приз фонды 2 млн 800 мең сум тәшкил итәчәк. А.Абзалов шулай ук аерым конкурс биредә җанатарлар өчен үткәреләчәк дип аныклап үтте. Керү вакытында һәркемгә кыйммәтле призлар яки төп бүләк – Төркиягә юллама алырга мөмкин булган лотерея билеты биреләчәк.
«Без бәйрәмдә төрле яшьтәге вәкилләрне көтәбез, чөнки Сабантуй өчен ичкләр юк», – дип йомгак ясады Мәдәният идарәсе җитәкчесе.