В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп программа үз эченә 10 ат чабышын алган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). Бүген «Казан» ат спорты комплексында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чабышлары узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Төп программа 10 ат чабышын, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты призына, шулай ук балалар өчен ат чабышларын үз эченә алган.
Чабыш әйләнәсендә, ярышлардан тыш, тамашачылар өчен төрле күңел ачу чаралары да әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.