В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулдан эшләнгән курчаклар һәм уенчыкларның «Ну, Заяц, погоди!» күргәзмәсе аерым экспозициягә бүленгән.
Фото: Денис Гордийко
Чара Казаннан һәм Татарстанның башка почмакларыннан 100 дән артык рәссамны һәм мастерны, шулай ук Россиянең 6 төбәгеннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Чабаксар, Түбән Новгород, Волгоград, Пятигорск, Краснодар, Сочи, Кырым, Пермь крае, Калининград өлкәсеннән 11 шәһәрне берләштерәчәк.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең 20 дән артык рәссамы, шул исәптән Мәскәүдән Бато Дугаржапов, Чабаксардан Анатолий Данилов, Санкт-Петербургтан Илдус Вахитов, Мария Колегова һәм Анна Афанасьева «Аня Маня» иҗат дуэты һәм Казаннан Альберт Шиабиевның иҗат дуэты тәкъдим ителә. Килүчеләр Казан фотографы Мария Ефремованың «Донбасс. Яшәргә!» фотопроекты белән таныша алачак.
Кунаклар өчен 40 тан артык кул остасы тарафыннан эшләнгән табигый ташлар, бау, чигү, күн, агач һәм мех эшләнмәләре һәм башка әйберләр булачак. Ә авторлык курчакларын һәм кулдан эшләнгән уенчыкларны килүчеләр «Ну, Заяц, погоди!» махсус россиякүләм күргәзмәсендә карый алачак, дип хәбәр итә «ВИКО» ҖЧҖ матбугат хезмәте.
Күргәзмәнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Ул 26 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Керү билетлар буенча башкарылачак.