Вакыйга узган ял көннәрендә булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында вандаллар очлы предмет белән ике гамакка зыян китергәннәр. Вакыйга узган ял көннәрендә булган.
Парклар һәм скверлар дирекциясе полициягә милекне бозу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, дип хәбәр иттеләр дирекция матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, бу паркларда вандализм очраклары булган беренче генә очрак түгел. Апрель азагында Декабристлар урамындагы «Фестиваль» җәяүлеләр бульварында билгесез кешеләр өч фонарь һәм чүп савытын ваттылар. Ә узган айда «Крылья Советов» паркында намуссыз гражданнар аскы яктырту прожектордан 16 металл рәшәткәне урлады, алардагы ике лампочканы ватты һәм чүп савытын алып киттеләр.
Шәһәр халкы парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыра.