Ярышлар Татарстан башкаласында 11 нче һәм 12 нче августта узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Татарстан башкаласында ярышлар 11 нче һәм 12 нче августта узачак. TIMERMAN тарафыннан ике көнлек чара балалар өчен йөгерү, йөзү, свимран һәм триатлонны үз эченә ала. Катнашучылар Olympic, Sprint һәм 113 км дистанцияләрне узачак. Шәхси һәм команда зачетлары була.
11 нче августта бер һәм ике диңгез миле дистанцияләрендә йөзүләр узачак, аннан соң TIMERKIDS йөгереше 300 һәм 600 м, шулай ук 1 км. Бу көнне соңгы ярыш свимран – 3 һәм 6 км булачак.
Икенче көнне триатлон буенча ярышлар була, анда оештыручылар 113 км дистанцияне өстәгән: 1,9 км йөзү, 90 км велосипедта узышу һәм 21,1 км йөгерү. Ярышлар турында мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.