(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 11 мартта Юдинодагы "Локомотив" чаңгы базасында 51-нче Казан чаңгы марафоны узышлары старт ала. Ярышларда Россия, Казахстан, Франция, Чехия һәм башка илләрдән 600 иң көчле спортчы катнаша.
Быел узышлар өч дистанциядә үтә - 5, 30 һәм 50 км. Беренче узыш старты 9.00 сәгатькә планлаштырылган, 10.00 сәгатьтә 30 км дистанциягә старт бирелә, 11.00 сәгатьтә - 50 км дистанциягә. 5 км дистанциягә узышта паралимпиячылар, чаңгы спорты ветераннары, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең кайбер вәкилләре һәм республиканың шәһәр һәм районнар администрацияләре башлыклары катнашачак.
Казан чаңгы марафоны Россиянең иң эре чаңгы марафоннары "Russialoppet" сериясенә керә, дип искәртә Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе. Узган елда ярышлар яңартылган "Локомотив" чаңгы базасында үтте. Бүген әлеге трасса шәһәрдә иң яхшылардан санала.