Чарада катнашучылар өчен ярминкә, күргәзмәләр, перформанслар, мастер-класслар һәм авторлар белән очрашулар оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Активлык бер үк вакытта берничә зонада булачак. Әйтик, паркның үзәк мәйданында шәһәрлеләрнең китап сатып алу, «Татар китап иллюстрациясенә 100 ел» күргәзмәсе белән танышу, Әлмәт театры артистларының перформансларын күрү, шулай ук язучылар белән очрашу мөмкинлеге булачак.
Су янындагы ял зонасында «Укытучылар, педагоглар, остазлар...» плакатлары күргәзмәсе ачылачак. Шулай ук монда китаплар алмашырга һәм җилкәнле яхталарны йөздереп җибәрергә мөмкин булачак. Амфитеатрда фудкорт оештырыла, ә мәдәни үзәктә – яшүсмерләр өчен активлык. Аларны рәсем сәнгате буенча мастер-класс һәм психолог белән очрашу көтә.
Җәмәгать бакчасы өлкән яшьтәге казанлыларга кызыклы булачак. Мәйданчыкта кроссвордларны чишү буенча турнир үткәреләчәк. Шулай ук программада күргәзмәләр, квиз, мастер-класслар һәм флешмоблар игълан ителгән. Өстәл уеннары зонасында шахмат сөючеләр блицтурнирда көрәшә алачак. Барлык вакыйгаларга да керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.
Фестиваль 11:00 дән 20:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.