Катнашучыларда «Эт – кешенең дусты» номинациясе аеруча зур кызыксыну уяткан, аның буенча 10 гариза кергән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Алинә Бережная). «Лапа дружбы» грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Алар мәгариф учреждениеләреннән, мәктәп укучыларыннан һәм аларның әти-әниләреннән кабул ителде. Гомумән алганда, комиссия 36 проектны караячак.
Конкурс Казанда беренче тапкыр уздырыла, ул йортсыз хайваннарны яклауга юнәлтелгән. Гаризалар кабул итү узган елның ноябрь уртасында башланды. Катнашучыларга биш юнәлешнең берсе буенча проект эшләргә тәкъдим ителде.
Әйтик, «Эт – кешенең дусты» номинациясендә катнашучыларга йортсыз хайваннарны ничек йортлы итүгә кагылышлы үз карарларын тәкъдим итәргә кирәк иде. Бу номинация буенча 10 гариза тапшырылган.
«Зооволонтер» номинациясе буенча 7 проект тапшырылган, алар сукбай хайваннар һәм приютлар белән эшләүдә кызыклы һәм нәтиҗәле алымнарны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
«Инклюзив белем бирүдә зоотерапия» юнәлеше буенча 7 проект тәкъдим ителгән. Катнашучылар сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә, терапия эшендә хайваннарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән программаларны эшләгән.
«Айболит» номинациясендә катнашучылар хайваннар белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектлар тәкъдим итте. Бу номинациядә 6 проект тапшырылган.
«Гаилә патронажы» юнәлешендә 6 проект тәкъдим ителгән – казанлылар йорт хайваннарын тоту, тәрбияләү һәм өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Февраль уртасына кадәр эшләрне конкурс комиссиясе бәяләячәк. Нәтиҗәләрне март аенда игълан итәчәкләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре 200 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум күләмендә грантлар алачак.
«Гаилә» номинациясендә җиңүчеләр беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга – 100 мең сум, өченче урынга – 50 мең сум алачак.