В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Буш урыннар 30% ка арткан.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварында 42 хокук бозучы ачыкланган, быелның гыйнварында – 9. Дәүләт номерларын салдырган хокук бозучыларның автомобильләренә тәгәрмәч блокираторлары кую эше дәвам итәчәк.
Машина йөртүчеләрне парковка кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 2.6 (норматив-хокукый актларны бозу) һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.16 (муниципаль парковканы түләмәү) маддәләре буенча административ җаваплылыкка тартуны дәвам итәчәкләр, дип искә төшерәләр.
Казанда бердәм шәһәр парковка киңлеге системасы 2015 елның февралендә гамәлгә кертелде. Бүгенге көндә шәһәрдә 149 участокта 6 мең 310 машина кую урыны оештырылган.