В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиһазларны «Тукай мәйданы», «Колхоз базары», «Автовокзал» һәм башка тукталышларда урнаштырачаклар
Фото: Марат Мөгыйнов
Яңа таблолар искеләреннән дизайны белән аерылып тора. Хәзер таблодагы текст төгәлрәк тә, зуррак та, ә барлык мәгълүматлар өч төстә биреләчәк. Шулай итеп, пассажирларга җәмәгать транспортының килү вакыты турында хәбәр ителәчәк.
Яңа мәгълүмат таблолары иң популяр маршрутлардагы һәм БРИКС уеннары узачак объектлар янәшәсендәге тукталышларда урнаштырылачак.
Элек урнаштырылган җиһазлар сүтеләчәк. Профилактика эшләре үткәрелгәннән соң, алар шәһәрлеләрнең гаризалары нигезендә башка тукталышларда эленәчәк. Мәсәлән, Коләхмәтов, Беренче Май, Фәйзи, Ваһапов һәм башка урамнардагы тукталышлар. Бүгенге көндә Казанда һәр дүртенче тукталыш мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган.