Яктылык Белинский, Гагарин, 32-нче Хәрби шәһәрчек, Галактионов, Фукс һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Быел Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен 140 урында аварияләр концентрациясе буенча профилактик чаралар каралган. Аерым алганда, яктыртылмаган 70 урамда 1300 терәк баганасы һәм 1700 яктырткыч урнаштыру каралган. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Үткән ел йомгаклары буенча юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе урыннары 140 юл участогы булган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен киртәләр, юл билгеләре, светофорлар урнаштыру, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру каралган, дип билгеләп үтте И.Куляжев. Юл яктыртуы, аерым алганда, Белинский, Гагарин, 32-нче Хәрби шәһәрчек, Галактионов, Фукс, Латыйпов, Тихорецкая, Привольный бистәсенә керү юлларында барлыкка киләчәк.
Быел юл билгеләре 324 мең кв.м мәйданда ясалачак, бу максатларга 250 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенгә план 41% тәшкил итә. Төп магистраль урамнарда термопластика, ә транспорт хәрәкәте азрак булган урамнарда буяу кулланыла.
Моннан тыш, гарантия йөкләмәләре кысаларында быел подрядчы оешмалар көче белән, Башкарма комитет искәрмәләре буенча, узган елларда ремонтланган юлларның 24 участогындагы җитешсезлекләр бетерелде. Алар арасында Универсиада һәм Ямашев проспектлары, Вишневский урамы, Миллениум күпере, Горький шоссесы һәм башкалар бар.