Казан билбордларында медицина хезмәткәрләренең фотолары урнаштырылды
Татарстан башкаласында ашыгыч ярдәм хезмәтенең 110 еллыгы билгеләп үтелә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан башкаласы билбордларында җиде фельдшерның һәм бер медицина хезмәте машинасы йөртүчесенең фотолары урнаштырылды.
Стендларда шәһәрлеләр Казан ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшерлары Илья Зуйков, Андрей Зайцев, Гөлгенә Сафиуллина, Елена Митрофанова, Александр Любимов, Людмила Апаева, Илназ Сафиуллинны, шулай ук машина йөртүче Фаил Шәмсетдиновны күрә ала.
Татарстан башкаласында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең 110 еллыгы билгеләп үтелә. Узган ел республика бригадалары тарафыннан 1,2 миллионнан артык чакыру кабул ителгән, шуларның 400 меңе Казанга туры килгән. Һәр бригада тәүлегенә уртача 14-15 чакыруга чыга.
Хәзерге вакытта Татарстанда ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчерлык хезмәтен булдыру буенча эш алып барыла. Аның үзәген Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе базасында урнаштыру планлаштырыла.