Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2024, 20:21

Казан билбордларында медицина хезмәткәрләренең фотолары урнаштырылды

Татарстан башкаласында ашыгыч ярдәм хезмәтенең 110 еллыгы билгеләп үтелә

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан башкаласы билбордларында җиде фельдшерның һәм бер медицина хезмәте машинасы йөртүчесенең фотолары урнаштырылды.

Стендларда шәһәрлеләр Казан ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшерлары Илья Зуйков, Андрей Зайцев, Гөлгенә Сафиуллина, Елена Митрофанова, Александр Любимов, Людмила Апаева, Илназ Сафиуллинны, шулай ук машина йөртүче Фаил Шәмсетдиновны күрә ала.

Котлаулар белән тышкы конструкцияләр Идел буе районының Җиңү проспектындагы 18г номерлы йорт, Юлиус Фучик урамындагы 22 һәм 24 номерлы йортлар, Дубравная урамы белән Җиңү проспекты киселешендәге 66 номерлы йорт янында, шулай ук Оренбург юлы белән Җиңү проспекты киселешендәге участокта барлыкка килде.

Киров районында билбордлар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Зур Крыловка белән Гладилов урамнары киселешендә, Мулланур Вахитов урамында (Горсоветская урамындагы 17 номерлы йорт янындагы участокта), шулай ук Краснококшайск урамындагы 156 номерлы йорт янында.

Яңа Савин районында билборд – Мусин урамында, сәүдә үзәкләренең берсенә керү юлында, Совет районында Гадел Кутуй урамындагы 68 номерлы йорт янында пәйда булды.

Татарстан башкаласында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең 110 еллыгы билгеләп үтелә. Узган ел республика бригадалары тарафыннан 1,2 миллионнан артык чакыру кабул ителгән, шуларның 400 меңе Казанга туры килгән. Һәр бригада тәүлегенә уртача 14-15 чакыруга чыга.

Хәзерге вакытта Татарстанда ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчерлык хезмәтен булдыру буенча эш алып барыла. Аның үзәген Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе базасында урнаштыру планлаштырыла.

Барлык яңалыклар