Казанга кабат кар ява: ял көннәрендә айлык норма явым-төшем булырга мөмкин

Фото: Денис Гордийко

Якындагы ялларда Казанда янә кар явачак. ТР башкаласы һәм Татарстан районнары актив атмосфера фронтлары зонасында булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 7–9 февральдә төбәктә көчле бураннар көтелә. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык барлыкка килә.

Синоптиклар исәпләвенчә, республиканың күпчелек территориясендә өч көн эчендә айлык явым-төшем нормасының 50% тан 100% ка кадәр төшәргә мөмкин. Иң катлаулы хәлләр республиканың көнбатыш районнарында һәм Казанның үзендә фаразлана.

Исегезгә төшерәбез, февральнең беренче көннәрендә Казанда айлык норманың 53% ы туры килгән инде. 27 гыйнвардан, кар ява башлагач, урамнардан 222 мең тонна кар чыгарганнар – узган елның бөтен кышындагы кадәр үк диярлек. Теге елны 238 мең тонна кар чыгарганнар иде. Көн саен урамнарга 1110 берәмлектән артык техника һәм 600дән артык юл эшчесе чыгарылган.
2026-02-06T10:30:50+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.