В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкын күңелле музыка астында бозда биюләр көтә
Җомга көнне, 14 февральдә, «Черек күл» паркында шугалак ачылачак. Гашыйклар көнендә биредә «Бэйби тунайт» кичәсе узачак – казанлылар һәм шәһәр кунакларын MTV чорының иң яхшы поп-музыкасы астында тимераякта шуу көтә. Пульт артында танылган Казан диджейлары Rin һәм Reenat булачак.
Башлана – 18:00 сәгатьтә. Кичәгә теләге булган һәркем килә ала, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Үз тимераякларың белән керү бушлай. Аларны прокатка алырга теләүчеләргә алдан ук килергә кирәк.