Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2023, 13:24

«Ак Барс Арена» шугалагында «Алтын алка» турнирының шәһәр этабы ачылды

Финал этабында «Ишегалды спорты» дивизионыннан 24 команда көч сынашачак.

Фото: физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Казанда «Ишегалды спорты» дивизионының яшь хоккейчылары арасында «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы ачылды. Турнирда 24 командадан 96 спортчы катнаша.

Турнирны ачу кысаларында турнир уенчылары, шәһәр җитәкчелеге, Казан хоккее ветераннары, шулай ук «Ак Барс» командасы капитаны, Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин Кубогының бердәнбер иясе Данис Зарипов катнашында «Ак Барс Арена» шугалагында гала-матч узды.

Җанатарлар һәм матч тамашачылары өчен конкурслар һәм бүләкләр, шулай ук туклану һәм кайнар эчемлекләр ноктасы белән бай күңел ачу программасы оештырылды. Турнирның иң яхшы уенчыларына Данис Зарипов «ЗаряД» компаниясенең кәшәкәләрен тапшырды, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын алка» турниры 1964 елның 8 нче декабрендә, «Пионерская правда» газетасы битләрендә «Стартка, дуслар! Алтын алка чакыра!» чакыруы басылып чыккач уздырыла башлый. Шул ук елны беренче ярышлар да була. Беренче турнирда 57 команда катнаша. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе танылган тренер Анатолий Тарасов була.

Барлык яңалыклар