Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2023, 14:19

Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» форматында өмә үткәреләчәк

Командаларга тизлеккә чүп җыярга һәм аны фракцияләргә бүләргә туры киләчәк – җиңүчеләрне призлар көтә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Казанлылар 16 нчы сентябрьдә «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсенә кушыла ала. Ул Юдино поселогындагы Зөбәрҗәт күлендә «Чиста уеннар» форматында узачак.

Командаларга тизлек белән чүп җыярга һәм аны фракцияләргә бүләргә кирәк булачак. Һәр җыелган капчык өчен махсус кушымтада баллар исәпләнә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Катнашу өчен 14 нче сентябрьнең 12:00 сәгатенә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Һәр команда дүрт кешедән торырга тиеш. Кирәкле инвентарь урында биреләчәк, шулай ук трансфер оештырылачак.

Катнашучыларны концерт программасы һәм җылыну өчен кыр кухнясы көтә. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак. Оештыручылар булып ТР Экология министрлыгы, «Чиста булачак» республика яшьләр экология хәрәкәте һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тора.

Барлык яңалыклар