В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүсез мастер-класслар 19 мәктәп һәм югары уку йорты базасында оештырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Екатерина Виславская). Бүген, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның соңгы көнендә, Казанның сайлау участокларында балалар өчен мастер-класслар уза.
Мәктәпләрдә һәм Казанның бер югары уку йортында ачылган 20 сайлау участогында балалар өчен дәресләр оештырыла.
115-нче номерлы мәктәп, Беломорск урамы, 144 (29, 30 номерлы участок сайлау комиссиясе)
177-нче номерлы лицей, Мусин урамы, 17 (250, 252, 253 номерлы участок сайлау комиссиясе)
91-нче номерлы мәктәп, Волгоград урамы, 26 (196, 197, 198 номерлы участок сайлау комиссиясе)
146-нчы номерлы «Ресурс» лицее, Маршал Чуйков урамы, 89а (222, 223, 224 номерлы участок сайлау комиссиясе)
145 нче лицей, Дементьев ур., 16 (18 номерлы участок сайлау комиссиясе)
3-нче номерлы гимназия, Горький урамы, 16/7 (54 номерлы участок сайлау комиссиясе)
11-нче номерлы мәктәп, Кулагин урамы, 2 (276 номерлы участок сайлау комиссиясе)
40-нчы номерлы гимназия, Бертуган Касыймовлар урамы, 12 (295 номерлы участок сайлау комиссиясе)
83-нче лицей – Мәгариф үзәге (А корпусы), Бертуган Касыймовлар урамы, 52 (306 номерлы участок сайлау комиссиясе)
Казан милли тикшеренү технология университеты, Маркс урамы, 68 (55номерлы участок сайлау комиссиясе)
Киров һәм Мәскәү районнары
82-нче номерлы Политехник лицей, Арсланов урамы, 10 (86, 105, 134 номерлы участок сайлау комиссиясе)
65-нче номерлы мәктәп, Усманов урамы, 25б (156, 157, 158 номерлы участок сайлау комиссиясе)
55-нче номерлы мәктәп, Тверская урамы, 2а (152, 153 номерлы номерлы участок сайлау комиссиясе)
75-нче номерлы гимназия, Гагарин урамы, 26а (146, 147 номерлы участок сайлау комиссиясе)
70-нче номерлы мәктәп, Краснококшайск урамы, 178 (96, 97, 98, 99 номерлы участок сайлау комиссиясе)
169-нчы номерлы мәктәп, Академик Сахаров урамы, 8 (373, 427, 428, 429, 430 номерлы участок сайлау комиссиясе)
84-нче номерлы мәктәп, Мир урамы, 35а (374, 383 номерлы участок сайлау комиссиясе).
185-нче номерлы күппрофильле лицей, Ф.Табеев урамы, 4 (183, 382 номерлы участок сайлау комиссиясе)
8-нче номерлы гимназия – Мәгариф үзәге, Зорге урамы, 1а (394, 395, 396 номерлы участок сайлау комиссиясе)
159-нчы номерлы лицей, Нокса спуск авышлыгы, 17 (416, 419, 422 номерлы участок сайлау комиссиясе)
Шулай ук бүген уку йортларында һәм мәдәният йортларында ачылган 20 сайлау участогында казанлылар тавыш биреп, мастер-классларда катнашып кына калмыйча, шәһәрнең үзмәшгульләре продукцияләрен дә карый ала.
Мәктәпләр базасында урнашкан 169 сайлау участогында азык-төлек һәм көнкүреш ярминкәләре ачылды. Ассортиментта беренчел кирәкле продуктлар: карабодай, макарон, дөге, шикәр, чәй, көнбагыш мае, куертылган сөт, шулай ук көнкүреш химиясе.
Моннан тыш, бүген, 19-нчы сентябрь көнне, 185 сайлау участогында грипптан вакцинация пунктлары ачылды. Алар шәһәрнең барлык районнарында диярлек 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли. Әлеге вакытлы вакцинация пунктларының адреслары һәм тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын, 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм 4-нче номерлы Академия һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр уза