В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Изге рух иңү храмы бәйрәменә багышланган бәйрәм Сукно бистәсендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Екатерина Виславская). Бүген казанлылар Рухлар көнен билгеләп үтәләр. Изге рух иңү храмы бәйрәменә багышланган фестиваль Сукно бистәсендә “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда үтте. Шәһәрлеләрне бәйрәм белән котлар өчен сәхнәгә шәһәрнең фольклор коллективлары чыкты.
Ел саен бәйрәмгә барлык шәһәрдән кешеләр җыела. “Бәйрәмне биредә гореф-гадәтләргә хөрмәт йөзеннән уздыра башладык. Храм, торгызганнан соң, өч ел эшли һәм өч ел без аны гомумшәһәр бәйрәме буларак уздырабыз”, - диде Казан округы протоирее Алексей Чубаков.
Фестивальгә керү бушлай, һәркем биредә үзенә ошаган күңел ачу чарасын таба алды.
Ярминкәдә бизәнү әйберләре, текстиль курчаклар, киндердән ясалган кием-салым, сувенирлар тәм-том алып булды.
Бәйрәмдә шәһәр православие һәм фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Мәйдандагы бәйрәм белән генә чаралар бетми. 17.00 сәгатьтә храмда “Иделдә казакчылык тарихы” темасына лекция планлаштырылган. 19.30 сәгатьтә “Хронос” Мәскәү тынлы музыка ансамбле чыгыш ясаячак.
Фестиваль иртәгә, 28 майда да дәвам итәчәк. Казанлыларны киң бәйрәм программасы көтә. Изге рух иңү храмында литургия һәм “Хронос” ансамбленнән мастер-класс узачак. “Сукно бистәсе” меро станциясе яныннан “Пугачев чокырлары” экскурсиясе старт ала.