В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар Суга сикерү буенча ТР Президенты кубогына ярышларны бушлай карый алачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Иртәгә Казанда «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы старт ала. Җиңү өчен 21 илдән меңнән артык спортчы көч сынашачак.
10 нчы ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча ТР Президенты кубогына ярышлар узачак. Ярышлар 116 катнашучыны берләштерәчәк: А төркемендәге (16-18 яшь) һәм В (14-15 яшь) төркемендәге юниорларны. Алар арасында 60 медаль уйнатылачак. Чыгышлар программасы сылтама буенча урнаштырылган. Ярышларга бушлай кереп була, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрнең берсендәге «Дуслык уеннары» бергәлегендә.
Кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты 20-25 нче ноябрьдә узачак. Ярышларда милли команданың әйдәп баручы спортчылары катнашачак. Шул ук көннәрдә ТР башкаласы йөзү буенча халыкара ярышлар уздырачак. Бүләкләр 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм 13 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында уйнатылачак.
«Дуслык уеннары» Россия спорт министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия Синхрон йөзү федерациясе һәм Россия Суга сикерү федерациясе ярдәме белән оештырыла. Ярышларны «Матч ТВ» телеканалында трансляцияләү планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Дуслык уеннары»ның I этабы Казанда 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узды. Ярышлар 1 меңнән артык спортчыны берләштерде.
Уеннарның йомгаклау этабы Татарстан Республикасы башкаласында 8-17 нче декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар йөзү буенча Владимир Сальников кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм суга сикерү буенча Дмитрий Саутин Кубогы өчен көрәшәчәк.