Ярышлар Казанда 2024 елның июнендә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казанда узачак БРИКС илләре Уеннарына 70 илдән спортчылар чакыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
«Ярышларның якынча программасын формалаштырдык, 25-26 спорт төре булачак. Оештыру комитетын төзү буенча барлык документлар да эштә, чакыра башларга мөмкин булган илләр санын якынча билгеләдек», - дип Леонов сүзләрен китерә ТАСС.
Аңлашыла ки, бу БРИКС илләре һәм 1 нче гыйнвардан башлап (оешмага – ред. иск.) керүчеләр, без тагын 60 илне чакырырга телибез. Димәк, 70-72 илне һичшиксез чакырачакбыз, алга таба безгә кемнәр киләчәгеннән чыгып эш итәчәкбез», – дип билгеләп үтте министр.
БРИКС илләре Уеннары Казанда 2024 елның июнендә узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласында Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы керә торган берләшмә дәүләтләре башлыклары очрашуы узачак.