Җәдвәл ел дәвамында гамәлдә булачак
Фото: Денис Гордийко
Яңа җәдвәл буенча, Казан белән Мәскәү арасында 147/148 нче һәм 149/150 нче номерлы өстәмә составлар билгеләнгән, шулай ук 375/376 нчы номерлы Казан – Имеретинский курорт поездлары йөрү ешлыгы арттырылган.
Моннан тыш, тимер юл транспорты хәрәкәте берничә маршрут буенча тизләтелгән. Мәсәлән, 378/377 нче номерлы Казан – Яңа Уренгой поезды 4 сәгатькә иртәрәк килә. 133/134 нче номерлы Санкт-Петербург – Казан составы 2,5 сәгатькә тизләтелгән. Казан һәм Санкт-Петербург арасындагы 133/134 нче номерлы поезд билгеләнгән урынга 55 минут алданрак барып җитә.
Киләсе ел дәвамында Горький тимер юлында 115 пар ерак юлга баручы пассажир поездлары хәрәкәте каралган, бу гамәлдәге хәрәкәт графигыннан 6 составка күбрәк. «Тиз» һәм «тизлекле» категорияле поездлар саны 77 пар тәшкил итәчәк. Шулай ук ташучылар белән берлектә пассажир поездларының составын арттыру буенча да эш алып барыла.
Моннан тыш, Горький тимер юлында 356 пар шәһәр яны поездлары йөрү планлаштырыла, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының матбугат хезмәте.