Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2021, 15:29

Стартапларга грант ярдәме өчен Казан бюджетыннан 6 млн сум бүлеп биреләчәк

20 яңа эш башлаучы эшкуар шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны үстерүгә 300 мең сум акча ала алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Ксения Швецова). Казанда быел беренче тапкыр шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән стартапларны эшләүчеләргә грант ярдәме күрсәтүгә конкурс уздырачаклар. 20 җиңүче сайлап алыначак, аларның һәркайсы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Грантларны торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм башка өлкәләрдәге эшмәкәрлек хуҗалары ала алачак

Узган ел шәһәр бюджетыннан грант ярдәме үзмәшгуль казанлыларга күрсәтелде. Бүген, бу чара республика дәрәҗәсендә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылганда, муниципалитет акчаларны шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән стартапларны эшләүчеләр өчен грант конкурсына күчерде. Конкурс шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән узачак, аңа эшмәкәрләр белән очрашуда катнашучылар шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Стартапларны эшләүчеләргә хәзер финанс ярдәме табу кыенрак, – дип билгеләп үтте И.Шакиров. – Без аларга конкурс нигезендә шәһәр хуҗалыгын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар өчен 300 мең сумлык 20 грант бирергә булдык. Бу торак-коммуналь хуҗалыгы, төзекләндерү өлкәсе һәм шәһәр халкына ярдәм итә ала торган башка өлкәләр булырга мөмкин.

Конкурс ике этапта узачак: Аны уздыру операторы – шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.

Кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүләренең сыйфатына туры килү-килмәү сертификаты өчен 50 мең сумга кадәр

Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үтенече буенча кече һәм урта бизнес продукциясен сертификацияләүгә һәм хезмәт күрсәтүләренә чыгымнарны субсидияләү өчен өстәмә акча бүлеп бирү карары кабул ителде.

«Товарларны сертификацияләү кирәк булган эшкуарлар өчен бу актуаль, әмма моның өчен акча юк, – дип аңлатты И.Шакиров. – Без шулай ук конкурс игълан итәбез, 50 җиңүчене билгелибез һәм аларга бер сыйфат сертификатына 50 мең сумга кадәр субсидия бүлеп бирәчәкбез».

Стартаперларга грант ярдәме һәм эшкуарлар өчен сертификация чыгымнарын субсидияләүгә конкурсларны норматив база расланганнан соң август аенда игълан итү планлаштырыла. Барлык кирәкле мәгълүмат KZN.RU җирле үзидарә органнарының рәсми порталында бастырылачак. Сорауларны +7(843)299-17-73 телефоны буенча Икътисади үсеш комитетының эшмәкәрлекне яклау бүлегенә бирергә мөмкин.

Грант ярдәме эшмәкәрләргә үз эшләрен башлап кына калмыйча, шәһәр өчен файдалы инициативаларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Ярый әле кешеләрдән грантлар нинди максатларга кирәк, дип сорадык. Хәзер бу процедураны эшләтеп җибәрергә һәм эшне мөмкин кадәр оешкан төстә үткәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.

Шәһәр коворкингы Космонавтлар урамында ачылачак

Казан Мэры белән очрашуда яңгыраган эшкуарларның тәкъдимнәренә җавап итеп, стартаплар өчен грантлардан тыш, шәһәр коворкингын булдыру турында карар кабул ителде, дип искәртте И.Шакиров. Ул Космонавтлар урамы, 11б адресы буенча 640 кв. м мәйданлы бинада урнашачак. «Коворкинг концепциясе – заманча һәм креатив эшмәкәрләр берләшмәсе, алар зоналы киңлекне эшләү, сөйләшүләр, консалтинг өчен куллана. Юл картасы эшләнгән, проект-смета эшләре алып барыла», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

«Эшмәкәрләрнең үзләре соравы буенча эш – иң нәтиҗәлесе. Без икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә сораулар да үзгәрүен күрәбез: элек барысы да үз офисы турында хыяллана иде, хәзер коворкингның экономияле һәм нәтиҗәле булуын аңладык, – дип шәрехләде Р.Гафаров. – Проект документлары буенча озакка сузмавыгызны һәм барысын да оператив рәвештә башкаруыгызны сорыйм».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.07.2021
Видеорепортаж
12.07.2021 12:04
Казан муниципалитеты стартапларга ярдәм итү өчен 6 млн сум бүлеп бирәчәк
Барлык яңалыклар