21 декабрьдә Казанның Совет районында «Лазурные небеса» торак комплексында, шулай ук Красная Позиция урамындагы 3, 5 һәм 7 нче йортлар территориясендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында йортларга зарар килгән. Халыкны эвакуацияләгәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Гадәттән тыш хәлне бетерү буенча шәһәр оператив штабы утырышы барышында Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.
Башка йортларга караганда күбрәк «Лазурные небеса» торак комплексына зыян килгән, анда 505 кеше теркәлгән, шуларның 98е – балалар. Халыкны эвакуацияләделәр, алар белән барысы да тәртиптә. Хәзер бинада оператив-тикшерү хезмәтләре эше бара.
«Торак комплексына һәм фатирларга китерелгән зыян буенча барлык мәсьәләләр оператив республика штабы белән хәл ителәчәк. Зыян дәрәҗәсен бәяләгәнче, бинадагы барлык тикшерү эшләрен төгәлләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Роман Фәтхетдинов.
Красная Позиция урамындагы биналарның берсенең йорт яны территориясенә пилотсыз очкыч төшкәннән соң, 3, 5 һәм 7 нче йортларда (биредә 433 кеше теркәлгән, зыян күрүчеләр юк) дулкын көче белән 57 тәрәзә ватылган. «Гвардия ТКХ» ҖЧҖ идарәче компаниясе шундук җылылык контурын япты. Якын арада зыянны бетерәчәкләр: объектларга барлык кирәкле материаллар китерелә, бүген тәрәзәләр урнаштыру эшләре башланачак.
Һәлакәт урынында һәм Совет районы администрациясендә тәүлек буе эшли торган оператив штаблар оештырылган. Кичәге көннән башлап төрле мәсьәләләр буенча зыян күрүчеләр өчен тәүлек буе эшли торган
кайнар линия эшли.
Штабка мохтаҗларга квалификацияле психолог ярдәме күрсәтәләр. Шулай ук зыян күрүчеләр өчен җылы әйберләр җыю оештырылды – кирәк булганда аларны гражданнарга тапшырачаклар.
Бүгенге көндә районның кайнар линиясенә 56 шалтырату кергән, шул исәптән фатирларны урнаштыру һәм аларга керү мәсьәләләре буенча. Хәзер «Армения», «Ногай» һәм «Биләр Палас» кунакханәләрендә 20 кеше яши, шуларның 14е өлкәннәр һәм алты бала.
Яшәүчеләргә көненә өч тапкыр кайнар ризык ашаталар. Нәниләр өчен яшьләренә карап туклану оештырылган. Өлкәннәр белән дә, балалар белән дә урнашу урыннарында психологлар эшли.
«Администрациянең дежур белгечләре «Лазурные небеса» торак комплексының һәм Красная Позиция урамындагы йортларның барлык милекчеләре белән элемтәгә керделәр», – дип хәбәр итте спикер.
Шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән зыян күргән йортларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә актив кушылды, барысын да ризык белән тәэмин итәләр. Кайнар ризыкны һәлакәт урынында көч хезмәтләре белгечләре эшли торган оператив штабка да китергәннәр.
Район администрациясе тәүлек буе гомумйорт чатында халык белән элемтәдә тора, кергән сорауларга җавап бирә һәм хезмәтләрдән барлык мәгълүматны оператив рәвештә тапшыра.
«Барлык битараф булмаган казанлыларга рәхмәт әйтәсе килә: районның кайнар линиясенә шәһәрлеләрдән ярдәм итү теләге белән шалтыратулар килә, кайнар ризыктан, әйберләрдән, финанс ярдәменнән алып зыян күрүчеләрне үз фатирларына урнаштыруга кадәр», — дип йомгаклады Роман Фәтхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, урнашу пунктларын табу турында сорауларны +7(843)223-20-00 (өстәмә 24110) телефоны аша бирергә мөмкин.