Пластик шешәләр һәм башка чүп-чар алга таба аерылырга һәм эшкәртелергә җибәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). 5 май көнне Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә беренче тапкыр пластикны аерым җыю оештырыла. Пластик савы-саба тутырылган капчыклар калган чүп белән полигонга түгел, ә алга таба аерылырга һәм эшкәртелергә җибәреләчәк.
Өмәләр төрле урыннарда узачак: урман-парк зоналарында, йортлар ишегалларында һәм скверларда. Эшләр барышында төп игътибар сусаклагычларның яр буе зоналарына, паркларга биреләчәк. ТКХ комитетында билгеләп үткәнчә, өмәләр вакытында бик күп чүп җыела. Шул ук вакытта аларның күпчелеге икенче тапкыр эшкәртү өчен яраклы. Шуңа күрә, барлык парк һәм скверларда чүп аерым җыелачак.
Шул ук принцип буенча чүпне муниципаль оешмалар да җыячак. Аерым алганда, пластикны Юдино бистәсе территориясендә, Подлужная урамында, Карбышев урамындагы скверда, “Казан-Арена” стадионы артындагы яр буе зонасында, Ишкәкле спорт төрләре үзәге һәм А.Гайдар ис. яшьләр үзәге территорияләрендә. “Экологик проблема бүгенге көндә барлык шәһәрләр өчен дә актуаль. Пластикны аерым җыю идеясе бхген генә барлыкка килмәде, бу юнәлештә күптәннән эшлибез. Кар эрегәч, паркларда күп кенә пластик чүп кала, билгеле булганча, алар табигатькә зур зыян сала. Без аларны аерым җыеп, эшкәртергә җибәрергә уйладык”, - диде ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов.
Сүз уңаеннан, шәһәрлеләр дә бу акциягә кушыла ала. Ә.Корбанов искәртеп үткәнчә, Казанда пластикны аерым җыю өчен махсус чүп савытлары урнаштырыла. Бүгенге көндә алар саны 2 меңнән артып киткән.