В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн саен объектта 56 кеше, 38 берәмлек техника эшли.
Фото: Марат Мөгыйнов
Казанның төп магистральләренең берсе булган Горький шоссесы буенча йөрүче шәһәр халкы көн саен юлдагы бөке белән очраша. Бөкеләрне бетерү һәм автомобильләрнең тизлеген арттыру өчен, «Факел» сәүдә үзәгеннән алып «Олимпиец» спорт комплексына кадәр участокта магистраль алты полосага кадәр киңәйтеләчәк. Монда ук светофорсыз һәм җир өсте кичүләрсез өзлексез хәрәкәт оештырылачак. Реконструкция тәмамланганнан соң, көнбатыш юнәлештә юл ситуациясе һәм транспорт мөмкинлеге яхшырачак.
Бүгенге көндә эшчеләр гамәлдәге юлны элеккеге ЮХИДИ постыннан алып «Олимпиец» спорт комплексына кадәр киңәйтү эшләрен 50% ка үтәгән. Шулай ук белгечләр спорт комплекс янындагы җир асты кичү тоннелен салуны төгәлләгәннәр, Осиновская һәм Алеутск урамнары янында тагын ике объект төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, магистраль буенча Музыкальная, Фрунзе, Коләхмәтов, Восстание урамнары һәм «Факел» сәүдә үзәге янында биш җир өсте җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк.
Хәзерге вакытта Восстание һәм Фрунзе урамнары киселешендә җир асты тоннеле, эстакада, өч борылыш төене һәм җир өсте машиналары юлыннан торган чишелеш төзү дәвам итә. «Олимпиец» спорт комплексы янындагы борылыш төене 40% ка әзер.
Шулай ук реконструкция кысаларында өч җир асты борылыш боҗрасы төзеләчәк. Беренчесе Г.Коләхмәтов урамыннан Восстание урамына кадәр барлыкка киләчәк, икенчесе – Залесная урамында «Олимпиец» спорт комплексы янында, өченчесе – Осиновская урамы янында. Моннан тыш, Горький шоссесы буйлап 1,5 метр киңлектәге велосипед юлы узачак.
Юл эшләренең трафикка йогынтысын киметү өчен «Олимпиец» спорт комплексы янында, шулай ук Болотников һәм Фрунзе урамнары янында урап узу юллары салынды.
Быел Залесный поселогында борылыш төенен тәмамлау һәм төзелеш эшләре районындагы барлык инженерлык коммуникацияләрен чыгару планлаштырыла.
Бүгенге көндә төзелеш гипермаркеты, «Олимпиец» спорт комплексы һәм Аккош күле янындагы участокта элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору 60% ка үтәлгән. Элекке ЮХИДИ постыннан Восстание һәм Фрунзе урамнары буйлап элеккеге боҗрадагы спорт комплекска һәм газүткәргечкә кадәр электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору төгәлләнде. Эшчеләр спорт комплексы янында һәм Фрунзе урамында газүткәргечне төзекләндерүне 95% ка төгәлләделәр. Шулай ук спорт комплексы янында суүткәргеч челтәрләрне күчерү 80% ка башкарылган. Моның белән бергә тышкы яктырту челтәрләрен яңадан урнаштыру дәвам итә.