Катнашу өчен алдан теркәлү узу кирәк
Кече Зәңгәр күлдә 25 августта гидрологик экскурсия булачак.
Танып-белү сәфәрен биология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының гомуми экология кафедрасы доценты Вадим Прохоров үткәрәчәк. Спикер тыюлык урынындагы хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләячәк.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү сылтама буенча.
Исегезгә төшерәбез, август дәвамында Зәңгәр күлләрдә экологик чаралар уздырыла, алар туристларга һәм казанлыларга территориядә ял итүнең альтернатив сценарийлары турында белү мөмкинлеге бирә.
Чараларны оештыручылар: «Казансу үсеше стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты, Казанның табигый территорияләр буенча дирекциясе һәм парклар һәм скверлар дирекциясе.