Тавыш бирү өчен паспортыңны элеккеге кебек сайлау участогы хезмәткәренә тапшырырга кирәк булмаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 1-нче июльдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участокларына килгән Татарстан халкы башка тавыш бирүчеләр белән кисешмәячәк. Кешеләрнең күпләп җыелуларын булдырмау һәм социаль дистанцияне тәэмин итү өчен сайлау участогына баручы һәм аннан чыккан тавыш бирүчеләр агымы бүленәчәк.
Тавыш бирү өчен паспортыңны элеккеге кебек сайлау участогы хезмәткәренә тапшырырга кирәк булмаячак. Документны ачып күрсәтү дә җитә. Тавыш бирү беренче тапкыр физик элемтәләрне минимальләштерү белән узачак. Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин ителәчәк: бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар, хәтта каләм алырга онытканнарга анысы да биреләчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы. Һәр участокта температура контроле үткәреләчәк, ә участокның үзен дезинфекцияли торган чаралар белән эшкәртәчәкләр. Моннан тыш, тавыш бирү вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын саклау өчен барлык кирәкле чаралар да күреләчәк.
Бүгенге көндә территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясен ачыклауга тест тапшырдылар, соңрак тестны участок комиссияләре әгъзалары да тапшырачак, дип сөйләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүе 2020 елның 1-нче июленә билгеләнгән. Тавыш бирү көненә кадәр 6 көн дәвамында - 25-нче июньнән 30-нчы июньгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге каралган. 5-нче июньнән 21-нче июньгә кадәр «Мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында күпфункцияле үзәкләр һәм территориаль комиссияләр офисларында, РФ дәүләт хезмәтләре порталының gosuslugi.ru сайтында тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итәчәк. Участок комиссияләрендә гаризаны 16-нчы июньнән 21-нче июньгә кадәр тутырырга мөмкин. Гражданнарны шәхси кабул итү барлык санитария куркынычсызлыгы чараларын үтәп башкарылачак.