Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2024, 13:05

Тирән күлдә «Чиста уеннар» форматында масштаблы шәһәр өмәсе узачак

Җыелган барлык калдыклар «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенә эшкәртүгә җибәреләчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

Киләсе шимбәдә, 27 нче апрельдә, Тирән күлдә «Чиста уеннар» квест форматында масштаблы шәһәр өмәсе узачак. Чара «Казаноргсинтез» предприятиесе (СИБУР холдингы составына керә), Казан мэриясе һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Җыелган барлык калдыклар эшкәртүгә җибәреләчәк, моның белән «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК шөгыльләнәчәк.

Уеннарда катнашу өчен икедән алып дүрт кешегә кадәр команда тупларга һәм анкета тутырырга кирәк. Өмә сәгать ярымга исәпләнгән. Катнашучыларга чүп җыйган өчен мобиль кушымтада баллар биреләчәк, аларны кыйммәтле бүләкләр уйнатуда файдаланырга мөмкин. Җыелган калдыклар күбрәк булган саен, баллар да арта.

Чарада катнашучыларны концерт программасы, иртәнге зарядка, интерактив станцияләр эше көтә. Теләге булган һәркем эшкәртелгән калдыклардан җитештерелгән шоперлар һәм тәлинкәләр бизи, велошредерда пластик ваклый һәм аннан брелоклар ясый ала. Экологик квест тәмамланганнан соң, кайнар ризык һәм үлән чәе белән сыйлаячаклар.

Өмә уздырыла торган урынга кадәр һәм кирегә бушлай трансфер оештырыла. Автобуслар Ибраһимов проспекты, 56; Җиңү проспекты, 141 адреслары буенча урнашкан сәүдә үзәкләре яныннан китәчәк. Расписание белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, өмә үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Бу территориядә, «Аккош күле» урман паркының төньяк өлешендә, быел экологик сукмак булдырылачак. Тикшерү барышында экологлар биредә үсемлекләрнең 383 төрен тапканнар, шуларның 17 се ТРның Кызыл китабына кертелгән. Шулай ук территориядә гөмбәләрнең – 170, кошларның – 210, сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган хайваннарның биш төрен ачыкланганнар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында «Чиста уеннар» форматында өч өмә узды. Алар 338 команданы берләштерде, 15 тоннадан артык чүп җыелды. Активистлар Каенлык, Рус-Алман Швейцариясе территорияләрен һәм Кукушкино торак массивында Идел ярын чистарттылар. Калдыкларны, фракцияләргә аерып, эшкәртүгә җибәрделәр.

Каенлык территориясендә узган «Чиста уеннар»да 133 команда катнашты, алар 500 дән артык кешене берләштерде. СИБУР ГАҖ, кыйммәтле призлардан тыш, активистлар өчен кыр кухнясы, пластик капкачларны эшкәртү буенча остаханә, экофутбол буенча ярышлар оештырды. Җиңүчеләргә эшкәртелгән икенчел чималдан кубок тапшырылды. Әлеге мәйданчыктагы «Чиста уеннар»га шәһәр мэры Илсур Метшин һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин да кушылдылар.

Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Илсур Метшин: «Әйдәгез, Казаныбызны төзек шәһәр итик һәм бу чисталыкны ел дәвамында саклыйк»