ТР башкаласы Гуанчжоу халыкара премиясенең «Тамашачылар симпатиясе бүләге»н алды – аңа 520 мең тавыш бирелгән
Фото: Казан Башкарма комитетының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казан «Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проекты өчен шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясенең мактау медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы башкаласы вице-мэры Евгения Лодвиговага бу көннәрдә Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә уза торган Мэрларның глобаль форумында тапшырдылар.
Казан премия шорт-листына кергән бердәнбер Россия муниципалитеты булды. Конкурста катнашу өчен 54 илнең 193 шәһәреннән барлыгы 274 гариза бирелгән иде. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә Казан, 520 мең тавыш җыеп, өченче урынны алды. Татарстан башкаласын Сяньнин (Кытай) һәм Пимпри-Чинчвад (Һиндстан) шәһәрләре генә узды, аларның халкы Казан халкы саныннан берничә тапкыр күбрәк. Шәһәрдә актив пиар-кампания үткәрелде: Татарстан Республикасы башкаласына конкурста ярдәм итәргә чакыручы баннерлар һәм афишалар җәмәгать транспортында, барлык югары уку йортларында, шулай ук Акчарлак күлләре янындагы торак йортларда урнаштырылды, дип аңлаттылар Казан Башкарма комитетының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.
Конкурсның җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы шартларда Глобаль мэрлар форумында котладылар. Әлеге вакыйга муниципалитетлар белән идарә итү өлкәсендәге казанышлар һәм инновацион практикалар белән уртаклашу өчен җыелган 70 тән артык шәһәр башлыкларын һәм вәкилләрен берләштерде. Форумның икенче көнендә параллель тематик секцияләр оештырылачак, аларның берсендә Казан Башкарма комитетының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов чыгыш ясаячак. Ул ТР башкаласында гамәлгә ашырылган проект турында җентекләбрәк сөйләячәк.
Мэрларның глобаль форумы – аралашу һәм хезмәттәшлек өчен күп яклы платформа. Чара шәһәр лидерлары һәм җирле хакимият органнары вәкилләре арасында элемтәләр урнаштыру, инновацияләргә һәм шәһәрләрнең тотрыклы үсешенә ярдәм итү, төрле илләрдәге муниципалитетлар арасында үзара файдалы хезмәттәшлеккә ирешү максатыннан үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Кече Акчарлак күлен 2021 елда төзекләндерделәр. Проект нигезендә «Җиде сәламәтлек чыганагы» концепциясе ята: территориядә янәшәдә урнашкан 7 нче хастаханә пациентларын реабилитацияләү һәм сәламәтләндерү өчен функциональ зоналар булдырыла, физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия һәм җәмәгать бакчасы өчен мәйданчыклар барлыкка килә. Барлык эшләр медицина реабилитациясе өлкәсендәге экспертлар һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре фикерен исәпкә алып башкарылды. Россия өчен мондый функционалы булган иҗтимагый киңлекләр булдыру уникаль практика булып тора.