В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар шәһәрнең үзәк тимер юл вокзалыннан китәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Электричкалар Казан станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә китәчәк. Юлга 10 минут вакыт китәчәк.
Кире юнәлештә, Каенлык станциясеннән поездлар 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә кузгалачак. Юл вакыты 13 минут тәшкил итәчәк.
Бу маршрутта 780 пассажирга исәпләнгән 12 электр поезды йөри, алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталыш ясый.
Кирәк булган очракта өстәмә составларны билгеләү һәм гамәлдәге җәдвәлгә төзәтмәләр кертү мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.