Алман шәһәрендә шәһәрләр арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулуга багышланган чаралар үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Брауншвейгның (Алмания) үзәк урамында шәһәр Мэриясе каршында Казан гербы белән бакыр плитә барлыкка килде. Тантаналы чара кичә Брауншвейг мэры Ульрих Маркурт һәм Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова катнашында узды. Чара 28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр шәһәрләр арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулуга багышлана.
Казан гербы белән плитә башка плитәләр рәтендә тугызынчы булды. Тантана беткәч, шәһәрнең иске Ратушасында дусларча очрашу узды. Биредә 30 ел элек тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру хакында килешү төзелгән иде. Тантаналы кичәдә шулай ук ул вакытта документны имзалаган Казан Башкарма комитетының элеккеге рәисе Рева Идиатуллин һәм “Казан” Милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары Луиза Космылина катнаштылар.
Брауншвейг башлыгы шәһәрләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренең нык булуына ышаныч белдерде һәм Казан хезмәттәшләренә 30 ел дәвамында мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Казан делегациясенә шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белгечләре һ.б. керде. Сәфәр кысаларында аларны Брауншвейг мәгариф, туризм һәм мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштырачаклар.
Иртәгә алман шәһәрендә “Брауншвейг – Казан дуслыгы көне” бәйрәме узачак. Чара кысаларында мәдәни программа каралган.
Рәсми тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә 1988 елның 7 августында Казанда кул куела. Шул ук вакытта ФРГ һәм Советлар Союзы арасында беренче тапкыр укучылар белән алмашалар, бу тәҗрибә әлегә кадәр дәвам итә. Брауншвейгта рәсми тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә 1988 елның 5 октябрендә кул куела.
30 ел эчендә 20 программа гамәлгә ашырылган. Аларның барысы да партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм үстерүгә юнәлдерелгән. 30 ел эчендә тугандаш шәһәрләрдә 50 төрле делегация сәфәр белән булган.