Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2024, 17:56

II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концертында 20 дән артык яңа композиция яңгыраячак

21 команда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясаячак

Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узачак. Тамашачылар 20 дән артык яңа композиция ишетәчәк.

Лаборатория шартлары буенча, катнашучылар өчәр кешедән торган командаларга берләшә: шагыйрь, композитор һәм җырчы. Барлыгы 21 коллектив җыелган. Алты ай дәвамында алар яңа җырлар әзерлиләр.

Иҗат лабораториясенең икенче сезонын ачу турында сентябрьдә «Калеб» иҗат берләшмәсе игълан иткән. Җырларны тыңлау ноябрь һәм февраль айларында узган – һәр команда экспертлардан киңәшләр алган.

Бу сезонда эшләрне ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Тәминдарова, ТРың атказанган сәнгать эшлеклесе һәм шагыйрь Рәмис Аймәт, Башкорт дәүләт филармониясе солисты Зөлфия Авзалова бәяләгән.

Гала-концерт 28 нче майда 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Проект Казан мэриясе һәм ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Идеянең авторы – «Калеб» берләшмәсе җитәкчесе, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектның кураторы – К.Тинчурин исемендәге театр директоры урынбасары Лилия Гәрәева.

Барлык яңалыклар