В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар сезонлы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән ясалган ризыклар турында беләчәкләр, шулай ук банкалар ябарга һәм кышка заготовкалар ясарга өйрәнәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). 18 нче сентябрьдә Казанның «Дубрава» урман-паркында фудшеринг узачак. Катнашучылар артык уңышларын алмаша, лекция тыңлый һәм мастер-класста катнаша алачак.
Фудшеринг – өйдә урын алып яткан кулланылмаган ризыклар белән бүлешү өчен яхшы мөмкинлек. Алмашу өчен уңыш алып килүчеләрне стикерлар белән бүләкләячәкләр һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Чара кысаларында казанлыларга сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ясалган ризыклар турында сөйләячәкләр, ә мастер-класста теләүчеләр банкаларны дөрес итеп ябарга, кышка заготовкалар ясарга өйрәнәчәк. Мастер-класста катнашу өчен теркәлергә кирәк булачак.
Фудшеринг 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак, очрашу урыны – урман-паркының керү төркеме, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.