В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектлар арасында мәктәп ашханәләрендә ризыкларның калориясен исәпләүче бот һәм «Әби-бабай ФЕСТ» өлкән буын кешеләре иҗаты фестивале дә бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казанның яшь гражданнары форумының пленар утырышы узды. Чараны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина ачып җибәрделәр.
Шәһәрнең балалар хәрәкәте эшчәнлеге турында хисап белән «Казан балалары» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы рәистәше Бәхтияр Сафин чыгыш ясады. Аннары Яшь гражданнар форумында катнашучыларның иң яхшы проектлары тәкъдим ителде. Алар арасында - мәктәп ашханәләрендә ризыкларның калориясен исәпли торган бот, «Әби-бабай Фест» өлкән буын кешеләренең иҗат фестивале, Казан турында балалар иммерсив театраль куелышы һәм башкалар.
Катнашучыларның шулай ук Рөстәм Гафаровка сораулар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Балалар гаилә кыйммәтләре, сәнәгать революциясенең йогынтысы һәм шәһәрдә хәзерге заман тормышының башка күп кенә аспектлары турында сөйләштеләр. Чара ахырында балалар иҗтимагый берләшмәләре активистларына Рәхмәт хатлары, ә форумда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Казанның яшь гражданнарының III форумы 2019 елның 6-8-нче декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Форумда шәһәрнең 100-гә якын баласы һәм яшүсмере катнашты. Аларның һәркайсы үз идеясен яки социаль проектын тәкъдим итте: яшүсмерләрнең мәдәнияте һәм иҗади үсеше, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшкуарлыкта беренче адымнар, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары, экологик тәрбия, патриотик тәрбия, балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау, социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге, мәгариф һәм фән, балалар хәрәкәтен үстерү (балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре секциясе).