В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәүдә бер кичкә Татарстан деликатеслары һәм милли аш-су казанышлары презентациясе белән «Кунакчыллык илчелеге» ачыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 5-нче октябрьдән 8-нче октябрьгә кадәр Мәскәүнең «Крокус – ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия төбәкләре форумы узачак, ул PIR EXPO (HoReCa индустриясенең белгечләре өчен Россиядә иң эре һөнәри чара) кунакчыллык индустриясенең 24-нче халыкара күргәзмәсе программасына керә. Бу – учреждениеләр һәм ведомстволар, кунакчыллык өлкәсе лидерлары катнашында ил күләмендә туризм өлкәсендә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәсьәләләрне хәл итү өчен бердәнбер федераль мәйданчык. Төбәкләр форумында Казанны шәһәр рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова тәкъдим итәчәк. Ул Татарстан башкаласының Россиянең гастрономия башкаласы статусына ничек ирешүе һәм туризм өлкәсен үстерү өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләячәк.
Форум кысаларында шәһәрне тәкъдир итүдән тыш, 6-нчы октябрьдә Мәскәү кунакханәләренең берсендә «Россия буенча сәяхәт» кичке кабул итү тантанасы узачак, анда Казан үзенең «Кунакчыллык илчелеген» – милли кухняга багышланган тулы бер зал ачачак. Чарада катнашучылар арасында Туризм буенча федераль агентлык вәкилләре, туризм буенча төбәк министрлары һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре булачак.
Әйдәп баручы рестораторлар һәм шәһәр эшмәкәрләре форумда катнашучыларны татар камыр ризыклары, милли десертлар, фермер казлары, какланган ат ялы, җирле җитештерү сырлары һәм Татарстан һәм аның башкаласы дан тоткан башка бик күп затлы ризыклар белән сыйлаячак. Кунаклар традицион татар чәе йоласында катнаша, ә каты эчемлекләр яратучылар – Татарстан җитештерүчеләреннән фирма продукциясен бәяли алачак. Казан ресторанының шеф-повары, Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев гурманнарны авторлык ризыклары белән гаҗәпкә калдырачак.
«Казанның мондый чараларда катнашуы бик әһәмиятле. Кунаклар милли кунакчыллыкның уникаль атмосферасына чумарга, татар кухнясы ризыклары белән танышырга, Казанның Россиянең гастрономия башкаласы дип аталырга хаклы булуын үз күзләре белән күрә ала», – дип билгеләп үтте шәһәрнең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.
Мәскәүдә Казанны тәкъдир итү комитет тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы пешекчеләр гильдиясе, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, кафе һәм рестораннар арасындагы партнерлар, азык-төлек челтәре кибетләре һәм продукция җитештерүчеләр белән берлектә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, Казанның рәсми рәвештә Россия гастрономия башкаласы статусын алуы турында бу елның башында билгеле булды. «Казан – Россиянең гастрономия башкаласы» товар билгесе 20-нче гыйнварда Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлде.